ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2013 ел
дүшәмбе

        Агымдагы елның 23 августында  Яшел  Үзәндә  Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек  һәм  социаль яклау  министры А.Р. Шәфигуллин катнашында Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  белән семинар-киңәшмә  узды.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
          Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат  системасын  эшләтү кысаларында  гражданнарның, дәүләт хакимияте  башкарма һәм  җирле үзидарә органнарының  электрон  үзара бәйләнеше  турында”гы   2012 .10.08  676  нчы карарына  үзгәрешләр кертү хакында”гы  2013.05.08  548 нче карары нигезендә  Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле  вәкил “Халык контроле” буенча баш модератор итеп билгеләнде.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

19 июль көндә Казанда куанычлы вакыйга булды. Мәскәү районында, Серов урамында (4 а йорт) “Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзә­ге” ачылды. Россия һәм БДБ ил­ләрендәге бердәнбер, тиңе булмаган мәркәз бу.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
          Татарстан табиблары ел саен 14 мең кешедә яман шеш чире табалар. Статис­тика буенча, хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше беренче урында тора. Икенче урында – үпкә яман шеше. Өченче бас­кычта – юан эчәктәге колоректаль яман шеш. Берничә ел элек кенә соңгысы икенче урында иде.

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
17 апрель көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы мөсел­маннарының VI чираттан тыш корылтае уздырылды

16
апрель, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасының Кукмара районында булды.  Визитның төп максаты  гражданнарны кабул итү иде, вәкилгә 8 кеше мөрәҗәгать итте. 


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

9 апрельдә Татарстан Республикасында  кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская һәм Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров Әгерҗедә гражданнарны кабул иттеләр. Вәкил һәм Прокурор 24 кешегә   консультация бирде. Ике күмәк мөрәҗәгать игътибарга алынды.


9
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Колониядә  Нил Муйжниекс Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль идарәсенең Татарстандагы җитәкчесе  Дәүфит Хәмәдишин  белән бергә,   тоткыннар өчен төзелгән кибеттә, мунча-юыну комплексында, карантин бүлегендә  һәм клубта  булды. 

4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Кеше хокуклары буенча  Европа Советы комиссары Нил Муйжниекс Россия Федерациясенә визиты барышында рәсми визит белән Казанга да килде. Очрашуның максаты – хакимият органнары җитәкчелеге белән очрашу һәм  Россиядә хөкем системасы  кысаларында, аерым алганда Татарстан Республикасында   кеше хокукларын яклау мәсьәләләрен тикшерү иде. 


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Яңа уку елы алдыннан ил мәктәпләренә бердәм мәктәп формасы кертелергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин аны булдырырга кирәклеген ассызыклый. Безнең мәктәпләр моңа ничек карый икән?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International