Сәрия Сабурская Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров белән Әгерҗедә булды

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә Татарстан Республикасында  кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская һәм Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров Әгерҗедә гражданнарны кабул иттеләр. Вәкил һәм Прокурор 24 кешегә   консультация бирде. Ике күмәк мөрәҗәгать игътибарга алынды.

 Гражданнар нигездә  пенсия бәхәсләре, торак проблемалары, шул исәптән  тузган   торактан күчерү, 2011 елда Удмуртиянең  хәрби частенең  сугыш кораллары  складында булган шартлаудан соң  йортларга капиталь ремонт уздыру, килгән зыян өчен  иминият түләү  мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  кирәкле аңлатмалар бирелде, 18 мөрәҗәгать  тиешле чаралар күрү өчен  Татарстан Республикасында  кеше хокукларын  яклау буенча  вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Прокуроры  тарафыннан контрольгә алынды.

 Тикшерү йомгаклары  буенча   2011 елгы шартлаулар  нәтиҗәсендә гражданнарга  акча түләү, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча  Әгерҗе муниципаль районында  тикшерүләр үткәрү турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International