Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү кысаларында гражданнарның, дәүләт хакимияте башкарма һәм җирле үзидарә органнарының электрон үзара бәйләнеше турында”гы 2012 .10.08 676 нчы карарына үзгәрешләр кертү хакында”гы 2013.05.08 548 нче карары нигезендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Халык контроле” буенча баш модератор итеп билгеләнде. Ул җаваплы вазифадагы затларның белдерүләрне карау барышын тикшерә. Агымдагы елның июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә “Халык контроле” системасын Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагына тапшырырга кушты. Республика башлыгы “Халык контроле”н аңа тапшыру нәтиҗәлелеген арттырачак, дип исәпли. Татарстан омбудсменына да шикаятьләр килә һәм алар күбесенчә охшаш. Аларны бергә туплау мөрәҗәгатьләрнең бердәм җыелмасын төзергә һәм башкаруны яхшыртырга мөмкинлек бирә.
“Халык контроле”нең техник операторы – Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Агымдагы елның беренче яртысында “Халык контроле” системасында 4 510 мөрәҗәгать басылып чыккан, аларга 36 511 аңлатма алынган, 99 804 кеше теләктәшлек күрсәткән. Мөрәҗәгатьләрнең 49 % уңай хәл ителгән. 96 белдерү хәл итү алдында.
Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле”, дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән үзара бәйләнешенең бердәм системасы 2012 елның апрель уртасыннан эшли башлады һәм гражданнардан 26 төрдәге актуаль проблемалар һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча белдерүләр алуга юнәлтелгән.
Теркәлгән кеше үз мөрәҗәгатен дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле” бүлегендә uslugi.tatar.ru/open-gov. калдыра ала. Халык контролеры булу җиңел. Теркәлү катлаулы түгел, моның өчен кәрәзле телефоның номерын кертергә, активлаштыру кодын алырга һәм кызыксындырган проблемаң турында хәбәр калдырырга гына кирәк.
Хәбәр контакт-үзәккә һәм модераторга килгәннән соң конкрет башкаручыга җибәрелә һәм аңа “эштә” дигән статус бирелә. Мөрәҗәгатьне ун көндә карарга тиешләр.