19 июль көндә Казанда куанычлы вакыйга булды. Мәскәү районында, Серов урамында (4 а йорт) “Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге” ачылды. Россия һәм БДБ илләрендәге бердәнбер, тиңе булмаган мәркәз бу.
Дөрес, мондый мәркәз – күрмәүчеләрне рухи тернәкләндерү үзәге башкалабызның Левченко бистәсендә, “Сөләйман” мәчете бинасында эшли иде инде. Менә Ходайның рәхмәте белән ул иркен, яңа бинага күчте.
– Бүген бездә дүртләтә бәйрәм. Беренчедән, Рамазан ае бара, икенчедән, җомга көн, өченчедән, дини тернәкләндерү үзәге, дүртенчедән, яңа мәчет ачыла, – дип котлады тантанага килгәннәрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти бәйрәм уңаеннан бу эшләрнең башында торган “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка – чапан, бу идеяне күтәреп алган, изге эшкә зур ярдәм күрсәткән Казан мэры Илсур Метшинга Коръәни-кәримнең Казан басмасын бүләк итте. Илдар хәзрәт исә үзе әлеге вакыйганы: “Казанда быел ике могҗиза булды. Аның беренчесе Универсиада булса, икенчесе – “Ярдәм” мәчете”, – дип бәяләде. Тантанада дистәдән артык кеше чыгыш ясады. Шулардан берничә кешене аерым атап китмәсәк хата булыр.
– Күрмәүчеләр йортына, автобус тукталышына да якын булсын дип тырышкансыз. Күрмәүчеләрне хаҗга алып бару юлын да таптыгыз, – дип үзәкнең беренче шәкерте Венера ханым Илсур Метшинга, күрмәүчеләрне брайль системасы буенча Коръән укыту эшен оештырып җибәргән Мәликә абыстайга, Илдар һәм Илһам хәзрәтләргә иң изге теләкләрен җиткерде. Ингуш, дагъстанлы кардәшләребезне тыңлаганда күпләрнең күзләре дымланды. Дагъстаннан килгән Адәм, Мөхәммәт, Сәет кардәшләребез нашид (бездәге салават әйтүгә туры килә) башкарганда, бу егетләрне ил буйлап ислам дәгъватчысы итеп җибәрсәң дә була икән, дип соклануын яшермәде күпләр.
Казан мэры Илсур Метшин: “Бу мәчеткә биш ел элек нигез салган идек. Менә, ниһаять, ниятебез тормышка ашты. Ходай ярдәме, илебез, республика җитәкчеләре ярдәме белән кризисны да җиңдек, мәчет салырга акча да табылды. Аллага шөкер, Универсиаданы үткәрдек, мәчетебезне ачабыз. Нигезе нык булсын! Дин кардәшләребез артсын! Кылган догаларыбыз кабул булсын! Бу эшкә бик күп кеше ярдәм итте – аларга Алланың рәхмәте яусын! Һәрберегезгә күңел тынычлыгы, тән рәхәте телим. Ходай Тәгалә барыбызны да саклап торсын. Аллага тапшырдык!” – дип хәер-фатихасын биргәннән соң, җыелган халык, тәкбир әйтә-әйтә, мәчет эченә узды. Мәчет эчен тамаша кылганнан соң, мөфти Камил хәзрәт җомга намазы укытты.
Сүз уңаеннан шуны да әйтик: мәчетнең архитекторы – Кол Шәриф мәчетен проектлаштырган осталарыбызның берсе – Айвар Саттаров. Мәчет-мәркәз 2800 квадрат метр мәйдан били. Аның манарасы кырык метрлы. Үзәк карамагында бер гектардан артык җир бар. Монда мини-футбол мәйданчыгы, шулай ук бик күркәм җиһазландырылган балалар мәйданчыгы ясалган. Янәшәдә, койманың аръягында 50-60 машина кую урыны булдырылган. Мәчетнең җир асты катында күрмәүчеләр өчен брайль системасы буенча китап нәшир итә торган “Нур” басмаханәсе эшләячәк. Төп гыйбадәт залы – 300 кеше сыйдырышлы. Бина эчендә уку бүлмәләре, китапханә, спорт залы, ашханә бар. 68 кеше кунып яши ала. Мәчет ачылган көнне үк моңарчы “Сөләйман” мәчетендә укыган 25 кардәшебез монда күченгән иде инде. Алар – Дагъстан, Чечня, Ингушетия, Башкортстан, Татарстан мөселманнары.
Биредә уку вакыты – бер ай. “Теләүчеләр бик күп. Бер урынга – унбиш кеше. Ятаклар 68 булса, берьюлы 120 кешегә сабак бирә алабыз. Үзебезнең казанныкылар йөреп укый”, – дип сөйләде безгә Мәликә абыстай.