Татарстан табиблары ел саен 14 мең кешедә яман шеш чире табалар. Статистика буенча, хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше беренче урында тора. Икенче урында – үпкә яман шеше. Өченче баскычта – юан эчәктәге колоректаль яман шеш. Берничә ел элек кенә соңгысы икенче урында иде.
Чирнең нинди стадиядә ачыклануына карап, төрле дәва билгеләнә. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов ассызыклаганча, сырхауларның 50 процентына нурланыш терапиясе кирәк. Моңа кадәр шактый гына хастага республика чикләрен узып дәваланырга туры килсә, киләчәктә яңа үзәк бүтән төбәк халкын да бирегә китерәчәк. Табиблар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә республиканың клиник онкология диспансеры базасында атом-төш медицинасы үзәге ачыла. Ул яман шеш авыруларын иртәрәк ачыкларга һәм зәһәр чирдән тизрәк котылырга ярдәм итү максатын күздә тота.
Әлеге үзәк яман шеш авырулары илкүләм программасы нигезендә төзелде. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин әйтүенчә, атом-төш медицинасы Израиль, Төркия, Германия, Италия илләрендә инде 10-12 ел кулланылышта. Аларның тәҗрибәсе әлеге алымның бик уңышлы булуын күрсәтә. Без әле шуңа әкренләп кенә керешеп барабыз. Бу эшкә заманча аппаратларсыз тотынып булмаган кебек, аларны егәрли белүче белгечләр дә кирәк. Биредә 100гә якын белгеч эшли. Аларны читтән кайтартмаганнар, ә үзебезнекеләрне әзерләгәннәр. Монда табибларныкыннан тыш, химикларның, физикларның хезмәте дә сорала. Мәсәлән, табиб Евгений Пузакин башта Казан дәүләт медицина университетында рентгенолог белгечлеген үзләштерсә, икенче һөнәре – радиолог. Соңгысы – замана таләбе. Югары медицина технология җиһазларын, томографларны шунсыз егәрләрмен димә.
Атом-төш медицинасы үзәген берничә этапта төзеделәр. Башта клиник диспансер янында төп корпус һәм радиотерапия клиникасы сафка бастырылды. Аннан соң яман шешне ачыклау һәм авыруларга нур дәвасы үткәрү өчен заманча аппаратлар – томографлар алына. Томографлар шешне ачыклап кына калмый, дәвалаганнан соң яман шеш күзәнәкләренең кимүен яки артуын ачыкларга да ярдәм итә. Икенче этапта радионуклид терапиясе һәм позитрон-эмиссион томография бүлекләрен эшлиләр. Радионуклид терапиясе бүлегендә калкансыман биз яман шешен, сөякләрдә метастазаны, диффузион токсик зоб чирләрен дәвалаячаклар. Калкансыман бизне яман шештән дәвалау өчен организмга кан тамырлары аша радиоактив йод кертелә. Шул яман шеш күзәнәгенә үтә, нурланышка эләккән күзәнәк үлә. Көчле нурланыш дәвасына көйләнгән әлеге бүлеккә чит кеше кереп-чыгып йөри алмаячак. Һәркайда видеокүзәтү урнаштырыла. Монда сырхау махсус кием-салым белән керә, чыкканда барысын да салып калдыра. Ашау-эчүне махсус савытларда ташыйлар. Хәтта бәвел дә канализация торбалары аша тышка чыкмый, подвалда контейнерларда таркатыла.
Быел май аенда үзәктә позитрон-эмиссион томография үзәге эшли башлаган инде. Аның эш алымы шуннан гыйбарәт: махсус лабораториядә нигезе глюкозадан торган радиоактив матдәләр җитештерелә. Шул пациентка кертелә. Сырхауның эчке органнарындагы яман шеш күзәнәкләре әлеге матдәне үзенә суыргач, күзәнәк махсус ПЭТ-компьютерлы томограф сканерлары аша күренә. Атом-төш медицинасының төп җиһазы булган позитрон-эмиссионлы томограф (ПЭТ) – яман шешне алданрак ачыкларга, төгәл дәвалау билгеләргә һәм аның нәтиҗәлелеген тикшереп торырга ярдәм итә. Буй үлчәме, гәүдә авырлыгы, хроник чирләреннән чыгып, һәр авыруга аерым доза билгеләнә.
Үзәге, җиһазлары шәп булса да, монда һәркем кереп дәваланып чыга дигән сүз түгел. Бу профилактика үзәге дә саналмый. Чир конкрет табылганда гына салалар. Кеше районда яши икән, электрон чират буенча алдан языла. Бирегә килгәч, кабат тикшеренү уза, чир, чыннан да, ачыкланган сурәттә генә дәваларга керешәләр.