Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Кукмарада булды

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

2013 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасының Кукмара районында булды.  Визитның төп максаты  гражданнарны кабул итү иде, вәкилгә 8 кеше мөрәҗәгать итте.

  Мөрәҗәгатьләрнең  күбесе  торак шартларын яхшыртуга кагылышлы иде. Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил килүчеләргә  мәсьәләләрне хәл итү буенча  җентекле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр  бирде.

       Шул ук вакытта  алдау корбаны булган гражданка Ш. мөрәҗәгате  өстәмә өйрәнеләчәк. Торак проблемасын хәл итүдә булышуны сораган  гражданка Г.  үтенече дә контрольгә алынды.

     Гражданнарны кабул иткәннән соң Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Россия Эчке Эшләр министрлыгының  Кукмара районы бүлегендә булды, вакытлыча тоту изоляторын  карады һәм тоткарланган һәм кулга алынган кешеләр белән аралашты. Сәрия Сабурская изолятордагы  шартларны әйбәт дип бәяләде.

   Вәкил шулай ук  Кукмара муниципаль районы  башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International