Колониядә Нил Муйжниекс Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль идарәсенең Татарстандагы җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин белән бергә, тоткыннар өчен төзелгән кибеттә, мунча-юыну комплексында, карантин бүлегендә һәм клубта булды. Клубта концерт караган тоткыннар делегация әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Колония территориясендәге мәчет һәм гыйбадәтханәне карагач, Нил Муйжниекс тоткыннар белән сөйләште. Аннан соң кунаклар тоткыннар тулай торагында, учреждениенең медицина частендә булды.
Кеше хокукларын яклау буенча Европа Советы комиссары 5 нче төзәтү колониясендә яхшы көнкүреш шартлары гына түгел, тоткыннарны тәрбияләү өчен барлык алшартлар тудыручы психологик шартлар да булдырылуын ассызыклады.