Сабурская
Сәрия Харис кызы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420015, Казан шәһәре, К.Маркса урамы, 61
Телефон:
(843) 236-41-80
E-Mail:
tat.ombudsman@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1956 елның 27 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. 1980 елда Казан дәүләт педагогия институтында “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы” белгечлеген ала. 1974-78 елларда – электрокар йөртүчесе өйрәнчеге, Горький исемендәге заводта эшләр бүлүче, 9нчы мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшли. 1978-82 елларда – озынайтылган көн группасында тәрбияче, Яшел Үзән шәһәренең 14нче урта мәктәбендә җәмгыять белеме укытучысы. 1982-88 елларда – комсомол һәм партия эшендә. 1988-93 елларда – Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге мөдире. 1993-2001 елларда – Яшел Үзән районы һәм шәһәре хакимият башлыгының социаль һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары, хакимият аппараты башлыгы. 2001нче елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында социаль үсеш идарәсе җитәкчесе. 2010 елның 8 июленнән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Фәлсәфи фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы. РФ мәгариф отличнигы. Атказанган социаль хезмәткәр. “Казанның 1000 еллыгы” медале, “2003 елда Бөтен россия халык санын алуда катнашканы өчен” медале, 2002 елда Дәүләт статистика комитеты тарафыннан уздырылган “ Бөтен россия халык санын алуда катнашканы өчен”, күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International