Ике ел элек сайлап куелган мөфти Илдус хәзрәт Фәиз вазыйфасыннан китеп баргач, иҗтимагый тормышыбызда шактый әһәмиятле кәнәфи бушап калган иде. Беренче карашка гына “җылы” урын бу. Узган елның җәендә башкалабызда килеп чыккан фаҗигале хәлләрдән соң әлеге вазыйфаның хәвефле дә икәнлеген күрдек. Җитмәсә, үзләрен дини-милли мәсьәләләрдә зур эксперт санаучы кемсәләр дә төрле матбугат, мәгълүмат чараларында, элеккечә актив булмаса да, болгатып торуларын дәвам итә. Шуңа күрә мөфтилеккә әллә ни атлыгып торучы булмады. Шөкер, яшьләребездә тәвәккәллек җитәрлек. Төрле ягын уйлап, алай-болай булмасмы дип торган кеше моңа алынмый да. Гадәттә олы яшьтәге, тәҗрибәле кешеләргә шундый сыйфат хас.
ТР Диния нәзарәтенең 28 яшьлек нәшрият бүлеге мөдире Камил Сәмигуллинны мөфти вазыйфасын башкаручы итеп билгеләүгә ризалык биргәндә, республикабыз җитәкчеләре хәзрәтнең коръәнхафиз булуын, гарәп, төрек телләрен камил белүен дә исәпкә алгандыр, шәт. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка да тәкъдимнәр ясалган булган. Әмма икесе дә баш тарткан. Бу гаҗәп тә түгел: Рәфыйк әфәндене, коеп куйган фән кешесе буларак, чапан-чалма киеп йөрүче дин әһеле итеп күз алдына китереп булмый. Җәлил хәзрәтнең исә, нинди генә кызыктыргыч тәкъдимнәр булса да, туган авылымнан китмим, дигән сүзе бар. Аның әлеге сүзенә хыянәт иткәне юк.
Камил хәзрәт – тәкъва, диндар кеше, дип сөйләүчеләр, язучылар да шактый булды. Булачак мөфти өчен бу да – бик мөһим сыйфат. Озын сүзнең кыскасы, корылтай делегатлары игътибарына чыгарылган калган ике кандидатны әллә ни җитди көндәш дип булмый иде. Бу сайлау нәтиҗәсендә дә күренде. Корылтайга биш имамнан бер делегат нисбәтендә 263 кеше сайланган иде. Шуларның 257 се җыелыш эшендә катнашкан, һәм бөтенесе дә Камил хәзрәтне яклап тавыш биргән. Болай озын лирик чигенеш ясавыбызның һәм “катнашкан”, “биргән” дип күрми үткән заманда язуыбызның сәбәбе шунда: мәдәни үзәкнең залы кечкенә дип журналистларны (телевидениедә эшләүче берничә кешене исәпкә алмаганда) корылтайга кертмәделәр. Шуңа күрә корылтайның барышын, залдагы мохитне укучыларыбызга җиткерә алмыйбыз. Югыйсә, янәшәдәге күргәзмә залына экран куеп, моны эшләргә мөмкин иде.
Бергәләп эшләрбез, иншалла
Табигый, матбугат җыелышында журналистларны иң әүвәл мөфтинең нәзарәт эшчәнлеген ни рәвешлерәк оештырачагы кызыксындырды.
– Иң беренче максатыбыз – мөселманнарыбызны берләштерү. Ятимнәргә, инвалидларга, наркотикка бәйлеләргә ярдәм итү буенча социаль проектларыбыз бар. Имамнарның белемен күтәрү, мәдрәсәләрне тәмамлаган яшьләрне эшкә урнаштыру, online-мәдрәсә ачу (анда татарча да, урысча да сабак биреләчәк), online-китапханә булдыру – төп юнәлешләребез булачак. Болар өммәттәшләребезне берләштерүгә ярдәм итми калмас, – дип белдерде мөфти хәзрәт. Сер түгел, үткән ике елда республикабыз мөселманнары арасында бүлгәләнү, тарткалашу күзәтелде, Нәзарәтебезнең абруе шактый төште. Шуңа күрә журналистлар кабат-кабат, таркалган өммәттәшләребезне берләштерү өчен ниләр эшләячәксез, дип “аптыратты”.
– Беренче чиратта мирасыбызга таяначакбыз. Бездә бөтен ислам фәннәре буенча татар илаһият галимнәре язып калдырган китап-дәреслекләр бар. Инде кискен фикерле, кайнар холыклы егетләребез белән сөйләшеп аңлашырга тырышачакбыз. Мин диалог яклы. Без татарларны кавказлылар белән чагыштырып булмый. Без теләсә нинди кискен мәсьәләне чәй табыны янында хәл итә алабыз. Әлбәттә, экстремизм, террорчылык юлына басучылар белән диалог була алмый, – дип җаваплады ул.
Йомгак урынына
Корылтайда беренче урынбасар булып РИУ ректорының беренче урынбасары, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров сайлануын да без – журналистлар – яңа мөфти өчен зур плюс дип кабул иттек. “Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, Мәрҗани мәчете каршындагы ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабировның да мөфти урынбасары булып эшләячәге, шулай ук Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга урынбасар вазыйфасы тәкъдим ителү дә (ул мөхтәсибләр белән эшләүгә җавап бирәчәк) яңа җитәкченең абруйлы, эш күрсәткән имамнарга таянуы турында сөйли. Болай булгач, мөфтият эшчәнлегендәге күп кенә чатаклыклар озак та үтми бетерелер, дип өметләник. Бирсен Ходай!