Бердәм форма сагындырды бугай (Ватаным Татарстан № 53 (27032) 2 апрель, 2013 ел)

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Туксанынчы еллар башын­да мәктәпләрдә бердәм форма бетерелгәннән соң аны кабат кертү турында сүз еш кузгатыла. Әмма бу гамәлне тулысынча тормышка ашыручы гына юк. Кайбер мәктәпләр киенү рәвешен тәртипкә салса да, күпләре үзләре теләгәнчә кие­нү­ен дәвам итә. Джинсы чалбардан, кыска яки озын итәк­тән йөрүче балалар да бар.

– Безнең илдә мәктәп фор­­масы булырга тиеш. Төбәк­ләр дә форма кертүне йөкли, шулай ук детальләрне ачыклау мөмкинлеге бирә торган федераль карарлар кабул итәргә кирәк, – дип белдерде Президент Путин җиңел сәнәгать өлкәсенә багышланган киңәш­мәдә. 

Танылган модельер Вячеслав Зайцев бердәм форманы эшләүне үз өстенә алган. Зайцевның Мода йорты июнь аенда аның төрләрен тәкъдим итәчәк. Ә аңарчы министрлардан үз таләпләрен җиткерү сорала. Тегү осталары форма балаларда зәвык тәрбияли дигән фикердә. Янәсе, офис стилен­дәге киемгә ияләшеп, укучылар кыска итәк, спорт киемен­нән баш тартачак. Татарстанда исә аны җирле тегүчеләр тегәр дип фаразлана. Ул сыйфатлы тукымадан, укучыга эссе һәм салкында кияргә уңайлы итеп тегеләчәк. Бәяләр дә кесәгә сугарлык булмас дип көтелә.

– Һәр белем йорты өчен форма аерым булырга тиеш дип уйлыйм. Иң мөһиме – ул уңайлы, заманча булсын, – ди Казанның “Ирина” тегү оста­ханәсе директоры Ирина Купряхина.

Күп кенә илләрдә укучы­ның өс-башын мәктәп үзе хәл итә. Безнең мәктәпләр чуар булмаган яки караңгы, көлсу төс­тәге өс-баш, соры күлмәк, ак һәм кара алъяпкычларга өс­тен­лек бирә. Кыскасы, укучылар мәк­тәп уставында язылган кием­нән йөри. Энгель Фәтта­хов мәгариф һәм фән минис­тры булып билгеләнгәч тә республика мәктәпләренә бер­дәм форма кертергә кирәкле­ген әйткән иде. 

– Мин мәктәптә өченче ел эшлим. Килүгә үк мәктәп формасы керттем. Бу социаль тигезсезлекне бетерергә ярдәм итә. Әти-әниләр дә бик канә­гать. Бер алган кием берничә елга җитә, – ди Әлки райо­нының Түбән Әлки мәктәбе директоры Фәнис Мисалов. 

Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбе директоры урынбасары Сания Сәгыйрова да мәктәп формасының өч ел элек кертелүен әйтә. “Моңа кадәр дә укучылар чуар киен­мәде: мәктәпкә кара чалбар, итәк, ак күлмәктән йөрделәр. Хәзер кызларның өсләрендә – соры күлмәк, ак, кара алъяпкыч. Авыл мәктәпләрендә бу яктан кыенлык юк, балалар кушканны үтиләр”, – ди Сания Сабирҗан кызы.

Шәһәр мәктәпләрендә хәл­ләр ничекме? “Без­нең мәк­тәптә форма һәр­вакыт бар. Әлегә малайлар куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан, кызлар шундый ук сарафан, ак күлмәктән йөри. Югары сыйныфта барысы да алай киен­мәскә дә мөм­кин. Малайлар арасында джинсы чалбар һәм пиджактан ки­лү­челәр дә оч­рый. Аларга шулай уңайлы”, – ди Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетди­нов.

Билгеле, бердәм форма үз чиратында сораулар да тудырыр. Социаль хәле авыр бул­ганнарны бигрәк тә аның бәясе кызыксындырыр. Ә дини гаи­лә­ләрдә тәрбияләнүче балалар дин кушканча киенә алырмы? Мәктәп формасы бер­­дәм үрнәктә тегелсә дә, белгечләр төбәкләрдәге мәк­тәп­ләр үзен­чә­лекләре күздә тотылыр, дип ышаналар.  Сәрия Садрисламова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International