Кеше хокуклары буенча Европа Советы комиссары Нил Муйжниекс килде

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Кеше хокуклары буенча  Европа Советы комиссары Нил Муйжниекс Россия Федерациясенә визиты барышында рәсми визит белән Казанга да килде. Очрашуның максаты – хакимият органнары җитәкчелеге белән очрашу һәм  Россиядә хөкем системасы  кысаларында, аерым алганда Татарстан Республикасында   кеше хокукларын яклау мәсьәләләрен тикшерү иде.     Килүенең беренче көнендә Комиссар Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында булды. Очрашуда кеше хокуклары буенча Европа Советы  комиссары Нил Муйжниекс,  Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле         Радик Вахитов, җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе рәисе  Лариса Расческова,  Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда Сәрия Сабурская  кунакларга  Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  эше турында сөйләде, аерым алганда  гражданнарның  хокукларын аңлату эшенә тукталды,  хокукый белемнәр мәктәбе һәм хокукый ярдәм көне турында сөйләде. Татарстаннан  хәрби хезмәткә китүче егетләрне  хезмәт урыннарына кадәр озата бару тәҗрибәсенә тукталды, иректән мәхрүм итү урыннарында  үткәрелә торган  тикшерүләр һәм кабул итүләр, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Прокуратура белән  ике арада төзелгән килешүләр нигезендә үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. 

4 апрельдә  Комиссар  Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков  белән очрашты.  Шулай ук  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләште.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын һәм ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәзалау срогын тутырган гражданнарны яңадан социальләштерү программаларын гамәлгә ашыру турында барды.

Илдар Халиков Нил Муйжниекска, Татарстан Республикасына күрсәтелгән кызыксыну өчен, рәхмәт белдерде. Алга таба ул республиканың икътисади потенциалы, бүген Татарстан – Россия Федерациясенең үсеш алган субъектларының берсе булуын, икътисадның иң перспективалы тармакларындагы проектлар, шул исәптән нефть чыгаруда, нефть химиясендә, машина төзелешендә һ.б. турында кыскача сөйләде. 

ТР Премьер-министры әйтүенчә, республика төрле конфессия вәкилләренең, төрле милләтләрнең тыныч яшәү тәҗрибәсенә ия. Аерым алаганда, 2012 нче елда Халыклар дуслыгы йорты ачылды. ТРда яшәүче милли диаспора вәкилләренең дәүләт хакимияте органнары белән җайга салынган элемтәсе булуы мөһим, диде Илдар Халиков.
Бөтендөнья татар конгрессы зур эш башкара, дип хәбәр итте Илдар Халиков. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы 376 федерация субъектлары, якын һәм ерак чит ил вәкилләрен берләштерә.

Сәрия Сабурская, республикада 2015 нче елга кадәр хокук бозуларны алдан кисәтү программасы тормышка ашырыла, дип белдерде. Шулай ук очрашу барышында төбәкләрдә Пробация хезмәтен (Татарстанда әлегә юк), кеше хокуклары өлкәсендә эш-хәрәкәтләр милли планын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков, Татарстанда сукыр кешеләрне адаптацияләү өчен, ГЛОНАСС системасын куллану буенча пилот программасы эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Европа Советының кеше хокуклары буенча Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз ТРда кеше хокуклары турында барды. Очрашу ТР Дәүләт Советында үтте. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклавынча, республиканың төп казанышы – милләтара һәм конфессияара тынычлыкны тәэмин итү. Әлеге процесста, аның сүзләренчә, ТР Халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше – ТР да яшәүче төрле милләт вәкилләренең этномәдәни үзенчәлеген саклау һәм үстерү. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләвенчә, Татарстан хакимияте республикада даими яки вакытлыча яшәүче мигрантларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын яклау һәм тәэмин итүгә җитди игътибар бирә. Бу максаттан, Мәшгульлек һәм мигрантларга хокук ярдәмен күрсәтү агентлыгы оештырылган, мигрантларга ярдәм итү программасы эшләнелгән, аны тормышка ашыру эшенә республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, федераль хезмәтләрнең территориаль органнары җәлеп ителгән. 

“Милләтара тынычлык һәм бердәмлек, республикада яшәүче барлык халык вәкилләренең хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау безнең дәүләтнең өстенлеге булып тора”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International