Яшел Үзәндә вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар узды

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Агымдагы елның 23 августында  Яшел  Үзәндә  Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек  һәм  социаль яклау  министры А.Р. Шәфигуллин катнашында Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  белән семинар-киңәшмә  узды.

   Беренче булып, чарада катнашучылар “Доверие”   мөмкинлекләре чикләнгән   балалар һәм үсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә булдылар, анда физик һәм акыл үсешендә тайпылышлар  булган  балаларга   нинди  квалификацияле  медик-социаль, социаль-психологик һәм социаль-педагогик  ярдәм  күрсәтелүен күрделәр. “Доверие”  үзәгендә  җәмәгать ярдәмчеләре   белән очрашуда шулай ук  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашты.

   Икенче очрашу “Идел” инвалидларны социаль  тернәкләндерү республика үзәгендә  узды һәм  Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министрлыгы карамагына кагылышлы  сорауларга, инвалидларның социаль хезмәт күрсәтүгә, эшкә урнашуга булган хокукларын  тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләргә  багышланган иде. Министр  Айрат  Шәфигуллин   җыелганнарга министрлык эше турында  сөйләде, табышларны дифференциацияләү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә яңача түләү системасы, производствода  хезмәт саклау  мәсьәләләренә тулырак тукталды. “Эш урынында имгәнү сәбәпләренең берсе   хезмәткәрләрнең  индивидуаль  яклау чараларын кулланмавы,” – дип ассызыклады Айрат Шәфигуллин. Министрлык  мәгълүматлары буенча  31 июльгә эшсезлек дәрәҗәсе 0, 98% тәшкил иткән. Бүгенге көнгә  инвалидлар саны 300,5  мең, аларның 72 меңе   хезмәт инвалидлары. Инвалидларның 30 меңе ( 42 % ) гына эшли. Икенче проблема  җәза үтәү урыннарыннан кайткан гражданнарны  эшкә урнаштыруга кагыла. 2013 елда аларга 86 эш урыны  калдырылган. Алты айда  15 кеше генә  эшкә урнаштырылган. Министр әйтүенчә, әлеге төр гражданнарны эш бирүчеләр эшкә алырга  теләми.

    Айрат Шәфигуллин  социаль  яклау чараларына да тукталды. 2013 елның  гыйнварыннан июненә кадәр  финанслау 6,6 млрд сум тәшкил иткән, алучылар 1,5 миллионнан  артык. 2013 елның 1 августына  91 мең гаилә максатчан субсидия ала, түләүнең уртача күләме 284,59 сум.

    Шунысын да әйтергә кирәк, җәмәгатьчелекне  социаль  хезмәт күрсәтү өлкәсендә барган үзгәрешләр дә кызыксындыра. Аерым алганда бу  РФ Дәүләт Думасы   2013 елның 14 маенда  беренче укылышта кабул иткән  “РФ халкына социаль  хезмәт күрсәтү нигезләре” турында законпроектка кагыла.Үзгәрешләр,   авыр хәлдә калган гражданин итеп тану нигезләре исемлеген киңәйтү, яңа  социаль хезмәт  – “тернәкләндерү, коммуникатив потенциалны  күтәрү максатларында  персональ хезмәтләр” барлыкка килү һәм индивидуаль ихтыяҗ туганда  хезмәт күрсәтүгә кагыла. Министр чыгышыннан соң,   техник персоналга  хезмәт хакы түләү, авылда  хезмәт һәм мәшгульлек  органы  булдыру мөмкинлеге һәм башка сорауларны  бирделәр. Әйтик, Азнакай районында  мөмкинлекләре чикләнгән балалар  һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге  оештыру  кирәк. Тукай районында   “ Мөһим тирәлек” программасы тәмамланмаган. Картлар һәм инвалидлар йортына  керү  юлы эшләнмәгән. Министр  бу мәсьәләне контрольгә алды.

   Айрат  Шәфигуллин  барлык чыгыш ясаучыларны игьтибар белән тыңлап, күп кенә сорауларны  контрольгә алды.

   Чара ахырында Сәрия Сабурская  Лениногорск  муниципаль  районындагы җәмәгать ярдәмчесе  Наил Сәйдәшевка һәм Яшел Үзән районындагы  җәмәгать хокук саклаучысы  Гали Хәлиловка  Татарстан Республикасында  кеше хокукларын һәм иреген яклауга керткән өлешләре өчен  Татарстан  Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International