Кичә 18 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Киров районындагы идарәсендә Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” халык өчен Хокук ярдәме көне үткәрделәр.
Агымдагы елның 23 августында Яшел Үзәндә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Р. Шәфигуллин катнашында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
19 июль көндә Казанда куанычлы вакыйга булды. Мәскәү районында, Серов урамында (4 а йорт) “Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге” ачылды. Россия һәм БДБ илләрендәге бердәнбер, тиңе булмаган мәркәз бу.
2013 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасының Кукмара районында булды. Визитның төп максаты гражданнарны кабул итү иде, вәкилгә 8 кеше мөрәҗәгать итте.
9 апрельдә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров Әгерҗедә гражданнарны кабул иттеләр. Вәкил һәм Прокурор 24 кешегә консультация бирде. Ике күмәк мөрәҗәгать игътибарга алынды.