2013-2014 нче уку елында Вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе эшли башлады

2013 елның 11 октябре, җомга

  11 октябрьдә   “Союз пенсионеров России”  гомумроссия  җәмәгатьчелек оешмасының төбәкара бүлеге каршындагы  “өченче буын” Университеты тыңлаучылары өчен яңа уку елында  Хокукый белемнәр мәктәбе үз ишекләрен ачты. Әлеге мәктәп кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшли. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр шөгыльләнә һәм алар өчен хокукый белемнәр алу аерым социаль әһәмияткә ия.  

      Татарстан омбудсманы  Сәрия Сабурская үткәргән беренче дәрестә  “Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  турында” Закон һәм “ Гражданнарның  дәүләт органнарына һәм  җирле үзидарәләр органнарына  мөрәҗәгать итү хокуклары” каралды. Вәкил  курслар тыңлаучыларына  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты, аның гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эше турында  сөйләде. 

 Гражданнарның  дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына  мәрәҗәгать итү тәртибе,  “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”  59-ФЗ нче Федераль законның һәм “Татарстан Республикасында  гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” 16-ЗРТ нче Республика законы  маддәләре хакында  тыңлаучыларны Татарстан Республикасы Президентының  гражданнар мөрәҗәгатьләре  белән эшләү идарәсе  җитәкчесе   Роза Килькеева   таныштырды. 

Дәресләрдән соң  Сәрия Сабурская һәм  Роза Килькеева тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кеше хокуклары буенча вәкил  Россия пенисонерлары берлеге җитәкчелегенә актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Тыңлаучылар хокукый белемнәр мәктәбенең   яңа уку елына  расписаниесен алдылар.

 Теләүчеләр  шулай ук әлеге расписание белән  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында  “Хокукый белем” бүлегендә таныша ала. Хокукый белемнәр мәктәбенең киләсе дәресе  1 ноябрьдә була, ул “ Мәҗбүри медицина иминияте  өлкәсендә гражданнар хокукларын  яклау” темасына багышлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International