Казанның Киров районында Хокук ярдәме көне үтте

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

   Кичә 18 сентябрьдә   Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Киров районындагы  идарәсендә  Кеше хокуклары буенча вәкил  һәм “Россия пенсионерлары берлеге”  халык өчен Хокук ярдәме көне үткәрделәр.

   Кабул итү барышында  пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау, мирас, торакка хокук һәм башка мәсьәләләр буенча 79 мөрәҗәгать керде.

    Пенсионерларны  пенсия законнарына кагылышлы  сораулар  кызыксындырды. Шундый 27 мөрәҗәгать  керде: гражданнарны  пенсия күләме, пенсиягә чыгу өчен  хезмәт стажына исәп-хисап ясау  мәсьәләләре борчый. 10 нан артык  мөрәҗәгать  милеккә хокук һәм мираска кагыла иде, социаль тәэминат һәм социаль яклауга кагылышлылары да  күп булды.

    Гражданнарны кабул итүдә  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Россия  Пенсия фондының  Татарстандагы бүлеге, Киров районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы, Нотариаль палата, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

    Гражданнар  бушлай  юридик белем алу һәм борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырган өчен оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр.

    Исегезгә төшерәбез, Хокук ярдәме көне   һәр айның өченче  чәршәмбесендә үтә. Ярдәм алырга теләүчеләр алдан 279-25-99, 279-25-02 телефоннары аша языла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International