Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2013 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту максатыннан уртак чаралар үткәрүне дәвам итә.
30 октябрьдә Азнакай шәһәрендә “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” дигән темага Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе үтте. Анда Баулы, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан егетләр катнашты.
Файдалы мәгълүмат алу максатыннан 150 гә якын кеше килгән иде. Барлык тыңлаучылар дәрес алдыннан Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан эшләнгән хезмәткә чакырылучы белешмәсе алдылар, анда хәрби хезмәт узу белән бәйле барлык кирәкле хокукый мәгълүмат тупланган. Аудиториянең күп өлешен югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, чакырылу яшендәге егетләр тәшкил итте, шулай ук булачак Ватан сакчыларының әти-әниләре катнашты.
Сергей Погодин үз чыгышында егетләрне Россия Армиясендә хезмәт итү, Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар барачак хәрби округлар, гаскәрләр төрләре, хәрби техника һәм булачак солдатлар тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр белән таныштырды.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тыңлаучыларга чакырылыш кампанияләре вакытында Татарстан омбудсманының эше, аерым алганда, ашыгыч хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең шикаятьләренә җавап бирү, хәрби хезмәткә чакырылучыларны озата бару, “кайнар линия” телефоннары аша хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Катнашучылар алдында шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында лаеклы хезмәт итеп кайткан егетләр, аерым алганда, Мурманскида хезмәт иткән Илмас Хәмидуллин, кече сержант, йөртү буенча инструктор, Свердловск өлкәсе Елан хәрби гарнизонында хезмәт иткән Раил Габитов, контракт буенча хезмәт иткән Евгений Панагушин чыгыш ясады. Егетләр тәҗрибә белән уртаклашты һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә намуслы хезмәт итүне теләде. Казан Суворов училищесының 5 класс укучысы Денис Исмәгыйлев тә изге теләкләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин Азнакай районының биш егетенә чакыру пунктына килү өчен тантаналы төстә повесткалар тапшырды.