ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Мондый идея ФМС әзерләгән законпроектында  чагыла, дип хәбәр итә  РИА Новости агентлыгы.
1 ноябрьдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы Хокукый  белемнәр мәктәбенең   РТ буенча “Союз пенсионеров России”  гомумроссия  җәмәгать оешмасының төбәкара  бүлеге каршындагы  “өченче буын”  университеты  тыңлаучылары өчен  “Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау”  темасына  чираттагы дәресе узды. Анда Татарстан  Республикасы  мәҗбүри  медицина иминияте  территориаль фондының  бүлек  җитәкчеләре   Дилия Мәгъсүмова һәм Ольга Полякова катнашты.

1
ноябрь, 2013 ел
җомга
          2013 елның  31  октябрендә  Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков Менделеевск каласының 10 нчы  төзәтү колониясендә тотылучы тоткыннарны кабул итте. Кабул итү колония территориясендә үтте.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил   Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә  2013 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында  халыкны хокукый агарту максатыннан  уртак чаралар үткәрүне дәвам итә.


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районында  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм   «Союз пенсионеров России» төбәкара бүлеге  халык өчен Хокукый ярдәм көне  үткәрделәр. Гражданнар профессиональ юристлардан   пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары һәм башка мәсьәләләргә, шул исәптән сәламәтлек саклауга кагылышлы  консультацияләр алдылар.


19
октябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген  19 октябрьдә   2013 – 2014 нче яңа уку елында Татарстан Республикасында кеше хокуклары  буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый  белемнәр мәктәбенең Казанның яңа өйләнешкән парлары өчен  беренче дәресе узды. Ул “Гаилә кодексы. Гаиләнең төп кыйммәтләре” дигән темага багышланды.


11
октябрь, 2013 ел
җомга

        11 октябрьдә   “Союз пенсионеров России”  гомумроссия  җәмәгатьчелек оешмасының төбәкара бүлеге каршындагы  “өченче буын” Университеты тыңлаучылары өчен яңа уку елында  Хокукый белемнәр мәктәбе үз ишекләрен ачты. Әлеге мәктәп кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшли. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр шөгыльләнә һәм алар өчен хокукый белемнәр алу аерым социаль әһәмияткә ия.  

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Азия омбудсманнар институты оештырган омбудсманнар берлегенең 13 нче Азия конференциясендә катнашты. Сәрия Сабурская Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре арасыннан Азия омбудсманнары берлегенең бердәнбер әгъзасы булып тора.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил   Аппаратында  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча  ведомствоара  комиссия  утырышында  “Халык контроле” системасын  эшләтү мәсьәләләре тикшерелде.  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтүне яхшырту максатыннан  агымдагы елның 2  октябрендә   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  ведомствоара комиссиясенең  беренче утырышы  узды. 


27
сентябрь, 2013 ел
җомга

Агымдагы елның 26 сентябрендә  Татарстан Республикасындагы вәкаләтле  вәкил каршында эшләүче  Хокукый белемнәр  мәктәбенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы  ачык укулары узды. Аның тыңлаучылары  – Вахитов һәм Идел буе районнарындагы йортларның  җаваплылары иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International