Агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкил каршында эшләүче Хокукый белемнәр мәктәбенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы ачык укулары узды. Аның тыңлаучылары – Вахитов һәм Идел буе районнарындагы йортларның җаваплылары иде.
Очрашуның максаты – Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкилнең “Идел буе районындагы КТХ идарәче компаниясе” ачык җәмгыяте каршындагы “Домком” мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүе иде. Хокукый белемнәр мәктәбе халыкка юридик белемнәр таратуга, гражданнарның хокукый, шул исәптән,торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белемнәрен арттыруга булышлык итүгә юнәлтелгән.
Укуларда торак-коммуналь хуҗалыгының көндәлек проблемалары, бигрәк тә күпфатирлы йортлар төзүгә җир участоклары бүлеп бирү, счет-фактурада “Түлим” дигән 14 бүлекнең саклануы, күпфатирлы йортларда җылылык булмауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Катнашучыларны бигрәк тә гомумйорт түләүләре һәм тариф сәясәте кызыксындырды.
Лекцияләр тәмамлангач барлык теләүчеләр катнашучы экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Киләсе укулар 2013 елның 10 октябрендә 16 сәгатьтә “ТСЖ һәм турыдан-туры идарә. Биналар хуҗаларының гомуми җыелышы:үткәрү, тавыш бирү формалары” дигән темага үткәрелә.