2013 елның язгы чакырылыш чорында Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама, Югары Ослан, Чирмешәндә хәрби хезмәткә алынучылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хәрби хезмәткә алынучыларның хокуклары” дигән темага Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил катнашында Хокук белеме мәктәбе дәресләре узган иде. Анда республиканың 33 районыннан һәм Казаннан 2250 кеше катнашты. Әлеге уңай тәҗрибәне исәпкә алып, 2013 елның көзге чакырылыш чорында да республиканың кайбер районнарында шундый дәресләр үткәрү күздә тотыла.
Лекцияләр барышында булачак солдатлар Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт узу нечкәлекләре, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, шулай ук үз хокукларын яклау өчен тиешле чаралар турында беләчәкләр. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская егетләргә Татарстан омбудсменының хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукын яклауга кагылышлы эше: хезмәт итүче хәрбиләрнең шикаятьләре буенча эше, булачак солдатларны озата баруы, “кайнар элемтә”ләр вакытында хокук ярдәме күрсәтүе турында сөйлиячәк.
Көзге чакырылыш чорында Хокук белеме дәресләре Тәтеш, Нурлат, Азнакай, Теләче һәм Казанда узачак. Агымдагы елның 25 сентябрендә 13.00 сәгатьтә мәктәпнең күчмә дәресләре “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин катнашында Тәтеш шәһәрендә үтә.