“Халык контроле” буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышы узды

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил   Аппаратында  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча  ведомствоара  комиссия  утырышында  “Халык контроле” системасын  эшләтү мәсьәләләре тикшерелде.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтүне яхшырту максатыннан  агымдагы елның 2  октябрендә   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  ведомствоара комиссиясенең  беренче утырышы  узды. 

 Сәрия Сабурская үз чыгышында,   беренче чиратта, гаризаларны  җаваплы башкаручыларга җибәрү вакытының системаның төрләр модераторлары тарафыннан тоткарлануын билгеләп, моның  гражданнарның белдерүләрен карау вакытына һәм сыйфатына  тискәре йогынты ясавын белдерде.Шулай ук Вәкил мәгълүмат урнаштыру өчен модераторлар тарафыннан тиешле контрольнең мөһимлеген  ассызыклады, чөнки җаваплы башкаручыларның  эшләренә салкын каравы, формаль характердагы җавапларның артуына китерүе ихтимал.

Эшләрендә  хәл ителгән гаризалары һәм уңай җаваплары (лайклар) күбрәк булган  уңышлы модераторлар эшен күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасының  Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы   Рамил  Низамов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында  “Халык контроле” системасы буенча  министрлыкта эшләгән эш һәм тәҗрибә турында сөйләде, шулай ук, системаны камилләштерү буенча кайбер тәкъдимнәргә, аерым алганда, төрләр модераторына  гариза белдерүче гражданин телефонына шалтырату мөмкинлеге бирү һәм конкрет төр кысаларында белдерүгә сылтама белән яңа аңлатмаларбарлыкка килүне күзәтү  системасын эшләүгә тукталды.

 Шулай ук гаризалар карау  эшен оештыру мәсьәләләре буенча Әлмәт һәм Түбән Кама  муниципаль районнары тәҗрибә белән уртаклашты. Әлмәт районының Аппарат җитәкчесе  Ринат Шайхаттаров  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы  кысаларында райондагы   системаны эшләтү эше турында сөйләде. Әлмәт районы  массакүләм мәгълүмат чараларында “Халык контроле” ТР  дәүләт системасы эшен  яктырту буенча актив эшләр алып барыла. Аерым алганда, “Атна йомгаклары”  программасында  “Халык контроле”  рубрикасы эшли, газеталарда  әлмәтлеләрнең  актуаль проблемаларына  багышланган  мәкаләләр басыла.

“Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы нәтиҗәле җайга салынган икенче район – Түбән Кама. Аппарат җитәкчесе Роберт Гарипов кергән һәм эшкәртелгән белдерүләрне алга таба карау өчен  булдырылган “Эш” системасы турында сөйләде. Бу белдерүләр белән эшләүне җиңеләйтә. Хезмәт документы кәгазьдә әзерләнеп, башкарма комитет җитәкчесе белән килештерелә һәм  шуннан соң мәгълүмат “Халык контроле” системасына эленә. 

 Әлмәт, Түбән Кама һәм башка күп кенә районнарда  “Халык контроле”нә килгән  белдерүләрне үтәү дисциплинасы  күзәтүдә тотыла һәм  белдерүләрне “Хәл ителде” статусы белән  ябарга мөмкинлек бирә.

Системаның уңай  эш тәҗрибәсен  алга таба тарату максатыннан  баш модератор  тарафыннан  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә,    барлык модераторларны һәм җаваплы башкаручыларны  өйрәтү системасы  эшләнде, аның кысаларында тестлаштыру узачак. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә  министры урынбасары, ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Әнисә Гайнуллина  тест үткәрүне оештыру һәм “Халык контроле” модераторларын һәм җаваплы башкаручыларын  укыту турында сөйләде.

 

Тест үткәрү  киләсе атнада башлана һәм урыннарда эшләүче барлык җаваплы башкаручы, модераторларга кагыла.

Утырышта “Халык контроле”  системасын  яхшырту буенча кайбер чаралар билгеләнде. Аларның кайберләре:

1. Һәр министрлык, ведомствога ТР Министрлар Кабинетының  “Халык контроле”  системасында эш буенча  676 нче  10.08.2012 ел  карарын үтәү.

2.  Башкаручылар тарафыннан  каралган белдерүләр  сыйфатына контрольне көчәйтү ( нигезләнмәгән карар кабул иткәндә сәбәбен күрсәтеп  статусны расламау). Гаризаларга ахыргы нәтиҗәгә җиткергәнчегә кадәр күзәтчелек итү.

3.  Проблемалы һәм нигезсез кабул ителү аркасында берничә тапкыр  кире кайтарылган гаризалар  буенча  муниципаль хезмәткәрләр, оешмалар җитәкчеләре йөзендә  башкаручыларны чакырып  модераторлар дәрәҗәсендә  эш киңәшмәләре, очрашулар үткәрү. 

4. “Халык контроле” системасы буенча  тармак министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләрендә  эш нәтиҗәләрен тыңлау.

5.  Бюджет, программалар формалаштырганда  “Халык контроле” системасына килгән  гаризалар  буенча халык фикерен исәпкә алу.

 11 октябрьдә   10.00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы утырышлар залында “Халык контроле”  модераторлары һәм җаваплы башкаручылары катнашында  видеоконференция режимында киңәшмә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International