2013 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков Менделеевск каласының 10 нчы төзәтү колониясендә тотылучы тоткыннарны кабул итте. Кабул итү колония территориясендә үтте.
Кеше хокуклары буенча вәкил һәм республика Прокуроры төзәтү учреждениесе территориясен карап, хуҗалык биналары, яшәү һәм эш шартлары белән дә танышты.
Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Прокурорга 13 тоткын мөрәҗәгать итте, шуларның берсе язмача мөрәҗәгать калдырды. Нигездә гражданнар суд карары белән риза булмауларыннан зарландылар. Шулай ук тоткыннарга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр булды. Аерым алганда, гражданин С. баш сөяге имгәнүе сәбәпле, Вәкилдән һәм Прокурордан металл пластина кую өчен операция ясатуда булышуны үтенде. Республика Прокуроры төзәтү учреждениесе җитәкчелегенә тоткынны тиешле операция ясату өчен хастаханәгә җибәрергә дигән күрсәтмә бирде.
Гражданин Я. Россия Федерациясе паспорты алуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Хөкем ителүче аңлатуынча, ул Таҗикстан гражданины, 1992 елдан РФ территориясендә яши, паспорт бирү буенча күп тапкыр дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткән, әмма үтенече даими кире кагылган. Республика Прокуроры Менделеевск шәһәре прокурорына мөрәҗәгать иткән гражданинга паспорт алуда ярдәм итәргә кушты.
Гражданин Ш. фикеренчә колония хакимияте аңа карата нигезсез дисциплинар чара күргән, әмма сөйләшү барышында хөкем ителүченең каты авыру балигъ булмаган баласына ярдәм кирәклеге ачыкланды, нәтиҗәдә кеше хокуклары буенча вәкил балигъ булмаган балага ярдәм итәргә дигән карарга килде.
С.Х.Сабурская һәм И.С.Нәфыйков адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар бирелде. Кабул итү барышында Вәкил белән Прокурорга РФ Җәзалар үтәтү идарәсенең Татарстандагы җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин да кушылды.
Кабул итү барышында республика Прокуроры дүрт мөрәҗәгать буенча күрсәтмәләр бирде. Калган мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Прокуроры һәм РФ Җәзалар үтәтү идарәсенең Татарстандагы җитәкчесе аңлатмалар бирде.