Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Азия омбудсманнар институты оештырган омбудсманнар берлегенең 13 нче Азия конференциясендә катнашты. Сәрия Сабурская Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре арасыннан Азия омбудсманнары берлегенең бердәнбер әгъзасы булып тора.
Шунысын да билгеләргә кирәк, соңгы елларда әлеге институт кеше хокуклары өлкәсендә дөнья җәмәгатьчелеге таныган оешма гына булып калмыйча, Азия омбудсманнары арасында хезмәттәшлекне шактый ныгытты. Конференциянең максаты – тиешле дәүләт органнары, төрле илләрнең омбудсманнары, экспертлары, халыкара оешмалар, шул исәптән Азия омбудсманнары берлеге вәкилләре катнашында кеше хокукларын яклау өлкәсендә яңа белемнәр һәм тәҗрибә белән бәйле мәсьәләләрне тикшерү иде.
Конференция эшендә 21 дәүләт вәкиле катнашты. Аларның 16 сы, шул исәптән Татарстан омбудсманы да докладлар белән чыгыш ясады. Сәрия Сабурская чит илдәге коллегаларына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты эше турында сөйләде.