Бүген 19 октябрьдә 2013 – 2014 нче яңа уку елында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбенең Казанның яңа өйләнешкән парлары өчен беренче дәресе узды. Ул “Гаилә кодексы. Гаиләнең төп кыйммәтләре” дигән темага багышланды.
Дәрестә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Тимербаевич Хафизов катнашты.
Тыңлаучыларны гаилә мөнәсәбәтләрен көйләүче документлар, әйтик, РФ Гаилә кодексы, ТР Гаилә Кодексы кебек норматив-хокукый документлар белән таныштырдылар. Моннан тыш, Борис Хафизов тыңлаучыларның Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 24 нче “ Ир белән хатынның фамилияләр сайлау хокукы” маддәсенә һәм 49 нчы “Баланың исем, атасының исеме һәм фамилиягә хокукы” маддәсенә аерым игътибарын юнәлтте. Лекциядә гражданлык хәле актлары бланкларын дөрес тутыру кагыйдәләрен белү зарурлыгы әйтелде. Борис Хафизов язулардагы кечкенә генә бер хатаның документлар алганда зур мәшәкатьләр тудыруы турында тормыштан мисаллар китерде.
Лектор Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле мәсьәләләре, башка вәкаләтләре белән таныштырды.
Дәрес ахырында барлык теләүчеләр лекторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Исегезгә төшерәбез, дәресләр айның һәр өченче шимбәсендә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Казан шәһәре, К.Маркс ур, 61 нче йортта уза. Киләсе дәрес “Гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе” темасына багышлана.