Кичә Балык Бистәсендә “Хокукый ярдәм көне” үтте

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районында  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм   «Союз пенсионеров России» төбәкара бүлеге  халык өчен Хокукый ярдәм көне  үткәрделәр. Гражданнар профессиональ юристлардан   пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары һәм башка мәсьәләләргә, шул исәптән сәламәтлек саклауга кагылышлы  консультацияләр алдылар.

Кабул итү барышында  пенсия белән тәэмин  итү, социаль яклау, мирас, коммуналь-торак хуҗалыгы һәм башка мөсьәләләргә кагылышлы  39 мөрәҗәгать керде.

 Хокукый ярдәм көнендә  гражданнар мөрәҗәгать иткән иң төп сорау  – пенсия мәсьәләсе. Аерым алганда,  халыкны  пенсия күләме, пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажын исәпләү һәм башка проблемалар борчый. Шулай ук  мөлкәткә хокук һәм мирас, социаль тәэминат һәм халыкны социаль яклауга  кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп булды. Берничә граждан  “Хезмәт ветераны” исеме алу мәсьәләсе буенча  мөрәҗәгать итте.

Кабул итүдә  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, РФ Пенсия фондының  ТР буенча  бүлеге, Балык Бистәсе районы прокуратурасы,  ТР Адвокат палатасы,ТР  Нотариаль палатасы, Балык Бистәсе  Советы аппаратының юридик  бүлек хезмәткәрләре катнашты.

Гражданнар бушлай юридик ярдәм алу  һәм  килеп туган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырган өчен оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр.

 Исегезгә төшерәбез, Хокукый ярдәм көне  айның һәр өченче  чәршәмбесендә уза. Хокукый ярдәм алырга теләүчеләргә  алдан  279-25-99, 279-25-02  телефоннары аша язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International