ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
   Бүген Вахитов район судында «Комсервис» идарәче компаниясе»  ширкәтенең  гражданка К.дан торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычын түләтү турындагы  дәгъва гаризасын карау буенча суд утырышы булды. 
Гыйнвар башында Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф, нефть бәяләре 45-50 доллар торганда, Россиядә масштаблы банк кризисы көтелүен әйтеп “шатландырды ”.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Эчке эшләр министрлыгының  гражданнарның  конституциячел  ирекләрен һәм хокукларын яклау, хокук бозулар профилактикасы өлкәсендә  актив эшен,   Эчке эшләр министрлыгының Вәкил белән берлектә 2013-2014 елларда гражданнарны  кабул итү, территориаль эчке эшләр бүлекләренә бергәләп бару, уртак тикшерүләр оештыру, гражданнарны төзәтү урыннарында, махсус тоту урыннарында һәм тоткыннарны тоту бүлмәләрендә тоту шартлары мониторингын үткәрү буенча уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтә. 


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      2015 елның  29 гыйнварында Россия Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы  төзәтү колониясе  ФКУ да  хөкем ителгәннәрнең тәртибен бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә, традицион рәвештә,  җинаять-башкару  системасы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасында  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, дини конфессияләр вәкилләре  катнаша.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Тиздән табиблар бер пациентка билгеле бер күләмдәге вакытын гына сарыф итәчәк. Бу көннәрдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларда тикшеренү вакытын чикләүче проектның яңа вариантын тәкъдим итте. Аның нигезендә участок терапевты, педиатры пациентны – 15 минут, гомуми практика табибы – 18, невропатолог һәм акушер-гине­колог – 22, ЛОР – 16, күз табибы 14 минут эчендә кабул итәргә тиеш булачак.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшче төркем утырышында катнашты. Ул  ятим балаларның һәм ата-аналарсыз калган балаларның  торак-коммуналь хезмәтләр алдындагы  финанс  йөкләмәләрен үтәү өлкәсендә  законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүгә кагыла иде. 

    Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская икенче республика  өченче буын   IT олимпиадасын ачу  тантанасында катнашты. 


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлки районы пенсионерлары өчен  «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресләре оештырылды.


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген 22 гыйнварда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Аңа барлыгы  9 граждан мөрәҗәгать итте. Халык белән очрашу Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  булды. 


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
21 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге»нең Татарстандагы бүлеге   халык өчен Россия Пенсия фондының   Идел буе районындагы бүлегендә  «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International