Ятимнәрне һәм ата-аналарсыз калган балаларның хокукларын яклау

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

       Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшче төркем утырышында катнашты. Ул  ятим балаларның һәм ата-аналарсыз калган балаларның  торак-коммуналь хезмәтләр алдындагы  финанс  йөкләмәләрен үтәү өлкәсендә  законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүгә кагыла иде.

       Ятим балаларның һәм ата-аналарсыз калган балаларның торакка хокукларын саклау һәм тормышка ашыру Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилдә борчылу уята. Соңгы елларда Вәкил адресына әлеге гражданнардан  торак мәсьәләләре, шул исәптән, ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары буенча 50 дән артык мөрәҗәгать керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International