Татарстан Республикасы Әлки районы пенсионерлары өчен «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресләре оештырылды.
Агымдагы елның 22 гыйнварында «Хокукый белемнәр мәктәбе»нең беренче дәресе булды, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Әлки районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Фәридә Яруллина оештырды.
Беренче дәрестә «Гражданнарның дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә хокукы турында» дигән темага Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең тарих укытучысы Р.Г.Сабирова чыгыш ясады.