Бүген Вахитов район судында «Комсервис» идарәче компаниясе» ширкәтенең гражданка К.дан торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычын түләтү турындагы дәгъва гаризасын карау буенча суд утырышы булды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе әлеге суд утырышында җавап бирүче( кулланучы) соравы буенча өченче зат сыйфатында катнашты. Вәкил гариза бирүченең өстәмә хезмәтләр өчен (кар чыгару, автовышка һәм погрузчик хезмәте, канализация тыгылуны бетерү, түбәне кардан чистарту, керү капкаларын төзәтү, вахтер будкасы, контролер(вахтер) эше өчен) түләргә тиеш түгеллеген яклады. Шулай ук җавап бирүченең соравы буенча эшкә Татарстан Республикасы Торак инспекциясе вәкилләре җәлеп ителде.
Эшкә өченче затлар кушылу сәбәпле, процесста катнашучылар соравы буенча эшне карау кичектерелде.