Бүген «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил катнашында «РФ территориясендә хезмәт эшчәнлеге алып баручы чит ил гражданнарының хокукый хәле турында законга үзгәрешләр кертү турында» дигән темага матбугат очрашуы узды.
16-17 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова рәислегендә Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкилләренең координацион советы утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская да катнашты.
Агымдагы елның 17 декабрендә Казанның Киров һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый белем көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алдылар.
2014 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Россиякүләм кабул итү көне үткәрелә.
Эш хакы буенча бурычны кире кайтарып буламы? Алданмас өчен, хезмәт килешүен ничек итеп дөрес төзергә? Эш бирүче гаебе белән эшсез торганда нишләргә? Гражданнарның шушы һәм башка сорауларына бүген, 11 декабрьдә “кайнар линия” элемтәсе вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирде.
Бүген, 10 декабрьдә, Кеше хокуклары Халыкара көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе С.М.Захарова, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Ш.Ш.Яһүдин катнашында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин бүген 9 декабрьдә бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы гражданнардан 7 мөрәҗәгать керде.