Агымдагы елның 11 февралендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында “2014 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында” киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе гражданның аның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен муниципаль хокукый актлар белән бозулары турында шикаятен караган Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында катнашты.
2015 елның 11 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Главтатдортранс” идарәсе вәкилләре катнашында эш киңәшмәсе узды.
2015 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында каты исерек булып, мөстәкыйль хәрәкәтләнү сәләтен югалткан, һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтүне оештыру турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә булды.
2015 елның 7 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Г.Р.Шакирова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У.Әхмәтов катнашында эш киңәшмәсе узды.
Һәр граждан үз гомерендә салым түләү белән очраша, шуңа күрә салым хокукы өлкәсендә белемле булу һәрвакыт актуаль һәм кыйммәтле.
Бүген 5 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил республиканың Яңа Чишмә районы Советы утырышында катнашты.
Анда район башлыгы Вячеслав Козловның 2014 елда эшләнгән эш нәтиҗәләре турында хисабы тыңланды. Район Советы утырышында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Берүк вакытта хисап белән районның оешмалары һәм учреждениеләре чыгыш ясады.
Агымдагы елның 4 февралендә, чәршәмбе көнне, 16 сәгатьтә «Корстон» комплексында «2014 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләрен һәм хокукларын яклау турында» доклад проекты буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды.