Банк кризисының нәрсә икәнен россиялеләрнең берничә тапкыр күргәннәре бар инде. Тик шулай да халыкның хәтере кыска, бер тапкыр капкынга койрыгын кыстырган күсе хәлендә калса да, һаман да риба оешмаларына акчасын илтеп салудан туктамый. Моны мәшһүр Мавроди эксперименты раслады инде: нинди генә өметсез пирамида оештырма, халык барыбер аңа акчасын илтәчәк. Әле теге, әле бу чаттан рекламасы белән үзенә ымсындырып чакырып торган банк оешмалары – шул ук пирамидалар инде алар: иртәме-соңмы җимереләләр һәм матди хыялларыңны алар белән бәйләгән булсаң, ыштансыз каласың. Масштаблы банк кризисының нәрсә икәнен онытканнарның исенә төшерик: бу – банкларның тулысынча бөлүе һәм кертемнәрне кайтарып бирүдән оятсыз рәвештә баш тартулары һәм кредит бирүдән дә туктаулары дигән сүз.
Моны без әле күптән түгел генә күрдек, декабрьнең тынгысыз көннәрендә банклардан пүчтәк кенә сумма алу да авыр мәшәкатькә әверелде, банкоматлар акча юк дип тик тордылар, кредитоманнар кредит алудан гаҗиз калдылар. Халык шашты, кая бәрелеп, нәрсәгә тотынырга белмичә, өенә кибетләрдән бер тиенгә кирәкмәячәк чүп-чар ташыды. Банклар һәм банкоматларның акчаны кысып калуы файдага да булды үзе, юкса тилергән халык көтүе кибетләрне сатучылары белән бергә сатып алырга әзер иде. Хәзер өйгә ташып куйган җиде-сигез үтүкнең арасына кыстырып кәтлит пешерсәң генә инде. Совет чорының чит илләргә командировкага барган белгечләре шулай эшлиләр иде: хезмәт хакына бирелгән валютаны исраф итмәс өчен, ресторанда тукланмыйлар, тыелган булса да, кунакханә бүлмәсендә үтүк арасына кыстырып, үзләренә үзләре бифштекслар пешерәләр.
Гыйнвар башында Греф фаразлаган банк кризисы шулай итеп үзенең прелюдиясен декабрь уртасында ук уйнады инде. Һәм хәсрәт күрәзәче финанс түнтәрелешен күпме генә якын киләчәктә дип ышандырырга тырышмасын, талгын коллапс бара инде: банклар, акча сорап, хөкүмәт ишеге төбенә чиратка тезелделәр. Бар нәрсәне дә “алдан белеп торучы” Герман Греф җитәкләгән Саклык банкы – илнең төп финанс оешмасы – үзенең банкрот икәнен иң беренче булып таныды, нәкъ менә шул банкның банкоматлары бердәм рәвештә хезмәт хаклары хисабына кергән акчаларның тиенен дә бирүдән баш тарттылар. Кассалар да, пүчтәк кенә акча өчен дә гариза яздырып, халыкны мәшәкатьләделәр.
Иң күп IT белгечләрне үзенә туплаган Саклык банкы банкоматларның эшләмәвен техник сәбәпләр белән аңлатты, үзенең банкрот икәнен халыктан яшерде. Хәзер инде мәгълүм: хөкүмәт бер триллион сум акчаны тагын бер тапкыр банкларның төпсез кисмәгенә салачак һәм Милли байлык фонды дип аталган халык акчалары шунда акрын гына янып бетәчәк. Бу инде хөкүмәтнең дә банкларга бирерлек тиен акчасы да калмаганчы шулай дәвам итәчәк. Якындагы арада, 2015 елда ук, берничә йөз банкның бөлүе көтелә, чөнки хөкүмәт акчасы барлык рибачыларны да саклау өчен җитмәячәк. Менә шуннан уйлагыз инде: сакларгамы акчаны банкта, әллә иң яхшысы кишер алып ашаргамы? Кишер ашау файдалырак, чөнки бик витаминлы яшелчә ул, сәламәтлекне ныгыта. Ә банклар белән эш итү стресс бирә һәм саулыкны какшата, ә табиблар хәзер бушка кабул итмиләр диярлек инде. Кабул итсәләр дә, дарулар кыйммәт һәм дефицит, шуңа күрә барыбер ахыр чиктә кишер ашарга туры киләчәк. Кишер алырлык акчаң калса, билгеле. Дөрес, банклар янса да, кертемнәр иминиятләштерелгән: миллион дүрт йөз мең сумга кадәр акчаңны кайтарып бирергә вәгъдә итәләр. Әмма Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының капчык төбе бүген үк бушап килә инде һәм кертем итеп салган акчаңны алу өчен берничә ел чират көтәргә туры килмәгәе.
Ул чакта инде “Тойота” алырлык акчага бер утырып ашарлык кишер генә алырга мөмкин булуы ихтимал. 1991-1992 еллар эпопеясен хәтерләгез, бүгенге Россиянең хәле шуңа охшаш, әмма ул чактагыдан яманрак. Хәзер җитмәсә полюслар да алмашынды. 1991 елда россиялеләр “Көнбатыш безгә булышачак” дигән беркатлы өметләр белән яшәсәләр, хәзер дүрт россияленең өчесе барлык проблемаларның да җебен Көнбатыш чуалтты дип ышана, океан артына һәм Европага чиксез нәфрәт белән карый. Шуңа күрә Буш ботларына да, арзанлы “Рояль” спиртына да өметләр юк. Дөрес, үзебезнең аракыны бушка диярлек саталар хәзер, Кремль моны анестезия чарасы буларак кулланырга уйлады шикелле. Әле генә Фейсбукта мин кызыклы бер язмага юлыктым: “Хәлләр тәмам мөшкелләнгәч, аракыны бушка бирәчәкләр һәм синең аны эчеп куюыңны таләп итеп күзәтеп торачаклар”, – дип язган бер мокыт.
Хөкүмәтнең әле генә кабул иткән кризиска каршы программасы банкларга акчаны – капчыклап, сәнәгатькә – ике тамчы, авыл хуҗалыгына бер тамчы бүлүне күз алдында тота. Ил җитәкчелеге кризисны 2008 елдагыга охшаган, озакламый нефть бәясе үсәчәк һәм барысы да элекке хәлгә кайтачак дип ышана.
Бу ышанычларның суга сәнәк белән язылган буш хыял гына икәнен март-апрельләр үк күрсәтәчәк, 2014 ел сәясәтенең фаҗигале хаталары нәкъ менә яз көне һәм җәйгә таба көчле гөрелте булып кайтаваз бирәчәк, банк түнтәрелешенең нәрсә икәнен без май-июльләрдән дә соңга калмыйча беләчәкбез. Шуңа күрә банкларда акча саклау түгел, банкоматтагы хезмәт хакларыңны да көннекен көнгә суытып бару иң отышлы гамәл булачак. Кредитоманнарга килсәк, “кемнең әҗәте юк, шул бай” дигән гыйбарәнең ни икәнен алар җиденче кат тиреләренә кадәр үтеп аңлаячаклар. Кулда “тере” акчасы булганнар ипи сатып алырга җай табарлар дип өметләник, ә банк кертемнәре билгесез срокларга кадәр бикләнерләр кебек. Аллаһы Тәгаләнең риба белән тупланган малны һәлак итәргә биргән вәгъдәсен ничек үтәгәнен без шул чакта үз күзләребез белән тагын бер тапкыр күрербез.
Күптән түгел генә миңа үз гомеремдә беренче тапкыр әҗәтләрне кире кайтаручы коллектор вазыйфасын үтәп карарга насыйп булды. Шактый зур суммадагы акчамны кредитоманнан кайтарып алырга тырышып карадым. “Бер банк та кредит бирми”, – дигән ачыргаланулы авазлар астында кире чигенергә туры килде. Әйе, банклар бүген кредитоманнар муенындагы элмәкне каты ук итеп кысып куйдылар: әҗәтләрне әҗәт алып түләү мөмкинлеге бетте. Бу – яхшы фал. Димәк, процентлы-талаулы система үзенең әҗәленә якынлаша. Барыбыз да күп югалтачакбыз.
Татарстан банкларының хәленә күз салыйк. Үткән елның беренче унбер аенда 22 Татарстан банкының 9ы гына берникадәр табышка эшләгән, 13 банкның күрсәткечләре минуста. Бу әле кризис юк дип исәпләнелгән чакта шулай. Кризис декабрьдә беренче тапкыр авыр туптан залп бирде, хәзер инде аның канонадасы ай саен көчлерәк яңгыраячак. Хөкүмәтнең җавап атуы “кысыр пулялар” белән корылган винтовка авазын гына хәтерләтә, хәтта кризиска каршы программага каралган акчаны Финанс министрлыгы бүген үк инде бүлеп бирүдән баш тарта, уң кул белән сул кул тартышы хөкүмәтнең икътисадый сәясәтен кая кадәр алып барыр, билгесез. Әлегә иң абруйлы экспертларның берсе дип исәпләнгән, Алексей Кудрин да хөкүмәт программасын авыртуны кыска вакытка басып торырлык кына, әмма дәваларга ярарлык түгел дип бәяләде.