Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская икенче республика өченче буын IT олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.
Өченче буын IT олимпиаданың төп бурычлары – компьютер технологияләрен үзләштерү эшендә уңышлы социаль адаптация өчен, шулай ук халыкка электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтүне популярлаштыру өчен өлкәннәргә стимул бирү.
Әлеге чарада өченче буын IT олимпиаданың район(шәһәр) этапларында җиңүчеләр катнаша. Алар 109 кеше.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил олимпиадада катнашучыларны сәламләп, компьютерга өйрәнүнең өлкән буынга карата дәүләт социаль сәясәтенең мөһим элементы булуын ассызыклады.