Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Бүген 22 гыйнварда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Аңа барлыгы  9 граждан мөрәҗәгать итте. Халык белән очрашу Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  булды.

   Гражданнар төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, сораулар суд приставлары хезмәте эшенә, аварияле торактан күчү, акча урлау, торак-коммуналь хезмәтләргә  исәпләүләр белән килешмәүгә кагылды, шулай ук медицина хезмәткәрләре эшеннән зарланучылар булды.

   Барлык мөрәҗәгать итүчеләр  төгәл конкрет  аңлатмалар алдылар, берничә мөрәҗәгать  җентекләп өйрәнү һәм алга таба тиешле чаралар күрү өчен эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International