Ә инде табибка икенче тапкыр күренергә килгәндә, бу вакыт, беренче килгәндәге белән чагыштырганда, 20-30 процентка кыскара. Медицина тикшерүе (медосмотр) узучылар һәм диспансер учетында торучы авырулар өчен исә вакыт дигәне беренче тапкыр белән чагыштырганда 30-40 процентка кыскарак булачак. Шул ук вакытта табиб, авыруны тикшергәннән соң, медицина документларын тутыру өчен, бу вакытның өчтән берен генә сарыф итәргә тиеш. Әлеге нормалар ярдәмендә министрлыкта медицина оешмаларында эшнең ни дәрәҗәдә күп булуын һәм кайсы белгечләргә кытлык барлыгын ачыкламакчылар.
Хәзерге вакытта проектның яңа варианты турында фикер алышулар бара. Бу яңалык халыкның да игътибарын җәлеп итәргә өлгергән. Социаль челтәрләрдәге форумнардан күренгәнчә, россиялеләрнең күбесе: “Шундый кыска вакыт аралыгында пациентны тикшереп, аңа дөрес диагноз куеп буламыни инде?” – дип канәгатьсезлек белдерсә, табиблар исә әлеге үзгәрешләр керә калса, безгә йөкләнгән эшләр тагын да артачак, дип борчыла.
Бу проектның беренче варианты узган елның май аенда ук дөнья күрде. Ул чакта Сәламәтлек саклау министрлыгы терапевтка бер пациентны – 10 минут, педиатрга – 9 минут, гомуми практика табибына исә 12 минут эчендә кабул итәргә дигән күрсәтмә чыгарды. Бу тәкъдим табиблар даирәсендә зур канәгатьсезлек уятты. Белгечләр шул вакыт эчендә пациентны да тиешенчә тикшереп, документларны да тутырып өлгерү мөмкин эш түгел, дип белдергән иде.