21 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге»нең Татарстандагы бүлеге халык өчен Россия Пенсия фондының Идел буе районындагы бүлегендә «Хокукый ярдәм көне» үткәрделәр.
Консультация алу максатыннан бүгенге чарага 150 кеше килде. Алардан нигездә торак-коммуналь хезмәтләре, социаль яклау, пенсия законнары һәм башка темаларга кагылышлы сораулар керде. Бигрәк тә Татарстан Республикасы Адвокат палатасы вәкиленә сораулар күп булды.