2015 елның 29 гыйнварында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясе ФКУ да хөкем ителгәннәрнең тәртибен бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә, традицион рәвештә, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Татарстан Республикасында Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, дини конфессияләр вәкилләре катнаша.
Комиссия 27 хөкем ителүченең шартлы-вакытыннан алда азат ителүе, колония-поселениегә һәм төзәтү-хезмәт эшләренә күчерү турында гаризасын карады һәм 12 тоткынның, ахыргы карар кабул итү өчен, судка тиешле документлар кертү юлламасын яклады. Комиссиягә тәкъдим ителгән шәхес һәм аңа бирелгән характеристика һәръяклап өйрәнелде һәм, шәхси әңгәмәдә хөкем ителү, шелтәләр һәм бүләкләүләр саны, эшкә һәм укуга мөнәсәбәте, гаилә хәле, җинаять кылу сәбәпләре һәм башка факторлар исәпкә алынды.