ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

  Бөгелмә шәһәрендә, сайлаулар темасына багышланган түгәрәк өстәлдә   алда торган Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар турында сөйләштеләр.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

 22  июньнән  26 июньгә кадәр башкалада  Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында кеше хокуклары буенча    III-нче Җәйге лагерь узачак. Ул “Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокукларны халыкара яклау” темасына уза. Чара Берләшкән Милләтләр оешмасының  Кеше хокуклары буенча Баш  комиссарының Россиядәге вәкиллеге, КФУ һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил булышлыгында оештырылды. Бу юлы мәктәпкә Россиянең 19 шәһәреннән  200 дән артык кеше килде. 


19
июнь, 2015 ел
җомга
 Агымдагы елның 18 июнендә Норлат һәм Чистай муниципаль районнарында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил – “Халык контроле” системасының баш модераторы Сәрия Сабурская,  әлеге районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында,  “Планлаштырылган” статуслы  белдерүләрне карау буенча киңәшмәләр үткәрде. 

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

17 июньдә Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары  буенча вәкил  һәм “Россия  пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы бүлеге  иҗтимагый оешмасы  Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы бүлегендә халык өчен  “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.     


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

  2015 елның  16 июнендә Татарстан омбудсманы  Сәрия Сабурская Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов һәм Татарстан Прокуроры урынбасары Сергей Старостин  белән берлектә гражданнарны кабул итте.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
  Бүген 16 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында “кайнар элемтә” үткәрелде, аның барышында чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның әти-әниләреннән сораулар килде. 

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

 

 2015 елның 15 июнендә Казан шәһәренең Җиңү Проспекты урамы 146 нчы йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча “Азино-1” торак ширкәте тикшерелде. Мөрәҗәгать  торак йорттагы янгыннан саклану юлын каплау һәм беренче каттагы биналарны  законсыз үзгәртеп коруга кагыла иде.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  адресына  Мирный, Петровский, Кояшлы  торак пунктларында яшәүчеләрнең инициатив төркеменнән  мөрәҗәгатьләр керде. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча  бүген Вәкил Аппаратында  Мирный, Петровский, Кояшлы  бистәләрендә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүдә булышлык итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.

  10 июньдә Алабуга шәһәрендә  “Хокукый җәмгыятькә биш адым” проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында  “Россия пенсионерлар берлеге” Бөтенроссия  иҗтимагый  оешмасының Татарстан Республикасындагы  төбәк бүлеге идарәсе “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстан  Республикасындагы җирле бүлекләре рәисләре белән  күчмә семинар үткәрде.


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

   10 июньдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең  Тәтеш муниципаль районындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчесе  Тәтеш муниципаль  районы Советы аппараты вәкиле белән бергә,  күрү буенча I төркем инвалидның  торакның яшәргә яраксыз булуы турындагы мөрәҗәгате буенча  урынга барып тикшерү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International