Агымдагы елның 18 июнендә Норлат һәм Чистай муниципаль районнарында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил – “Халык контроле” системасының баш модераторы Сәрия Сабурская, әлеге районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында, “Планлаштырылган” статуслы белдерүләрне карау буенча киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләр барышында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән белдерүләрне карау буенча югарыда күрсәтелгән муниципаль районнарның җаваплы башкаручыларының уңай эше билгеләп үтелде, алар үтенечләрне вакытында карыйлар, конкрет башкару вакытларын билгелиләр, аларны үтәү өчен барлык мөмкинлекләрне табалар.
Норлат муниципаль районында булганда Сәрия Сабурская ачылырга тиешле Халыклар дуслыгы йортын карады, балалар ял итү өчен бик яхшы шартлар тудырылган «Вишневая поляна» сәламәтләндерү лагерында булды.