Казанда хәрби чакырылыш мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрелде

2015 елның 16 июне, сишәмбе

 Бүген 16 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында “кайнар элемтә” үткәрелде, аның барышында чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның әти-әниләреннән сораулар килде. Бүген Татарстанда яшәүчеләрне армия хезмәтеннән кичектерелеп тору, хезмәт итү вакытлары, медицина комиссиясе карарын  тикшертү, армия хезмәтен яшәү урынына якын җирдә үтү, хәрби белгечлек сайлау, хөкем ителү аркасында  чакырылыштан азат итү, солдатларның көнкүреш шартлары һәм башка күп кенә мәсьәләләр кызыксындырды.

  Күп сораулар бакалавриат дәрәҗәсе буенча укуны тәмамлап магистратурага кергән студентлардан керде, аларны армия хезмәтеннән кичектерелеп тору кызыксындыра. Исегезгә төшерәбез, армия хезмәтенә барудан кичектерелеп тору өчен,  уку вакытында,  беренче чиратта аңлатуны сорап  мәгариф учреждениесенең  деканатына яки граждан исәптә торган хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уку турындагы килешүне игътибар белән өйрәнергә, уку формасына, ( кичектерелеп тору бары көндезге бүлектә укучыларга гына рөхсәт ителә),  мәгариф программасы төренә, белем алу вакытларына игътибар итәргә кирәк.

 «Кайнар элемтә»гә 20 кеше мөрәҗәгать итте.

  Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә төпле җаваплар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International