Тикшерү нәтиҗәләре турында

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

 2015 елның 15 июнендә Казан шәһәренең Җиңү Проспекты урамы 146 нчы йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча “Азино-1” торак ширкәте тикшерелде. Мөрәҗәгать  торак йорттагы янгыннан саклану юлын каплау һәм беренче каттагы биналарны  законсыз үзгәртеп коруга кагыла иде.

  Урынга барып тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланды: югарыда күрсәтелгән йортның яшәү урыны булмаган  беренче катында чәчтарашханә ачу планлаштырыла. Бинада  проектка һәм төзү нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә ярашлы рәвештә  үзгәртеп кору башкарылган. Йортның төп конструкцияләренә кагылмаганнар, бинаның куркынычсызлыгы тәэмин ителгән.

  Әлеге шартларда торак йорттагы янгыннан саклану юлын каплау һәм законсыз үзгәртеп кору фактлары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International