Бөгелмә шәһәрендә, сайлаулар темасына багышланган түгәрәк өстәлдә алда торган Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар турында сөйләштеләр.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе, “Икътисад, идарә һәм хокук институты”ның Бөгелмә филиалы белән берлектә “Россиядә сайлаулар – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Түгәрәк өстәл эшендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең Бөгелмә районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Н.С. Моисеева катнашты.
Сайларга һәм сайланырга хокукы булу гражданның Россия Конституциясендә гарантияләнгән төп сәяси хокукларына керә. Сайлаулар халык власте принцибын тормышка ашырганда бердәнбер легитим чара булып тора. Район җитәкчелеге вәкиле түгәрәк өстәлдә алда торган Татарстан Республикасы Президентын һәм Бөгелмә шәһәр Советы депутатларын сайлау үзенчәлекләре турында сөйләде.