10 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Тәтеш муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тәтеш муниципаль районы Советы аппараты вәкиле белән бергә, күрү буенча I төркем инвалидның торакның яшәргә яраксыз булуы турындагы мөрәҗәгате буенча урынга барып тикшерү үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания вәкиле катнашында инвалид өчен уңайлы тирәлек булдыру максатыннан квартираны, подъездны һәм ишегалдын өстәмә җайланмалар белән җиһазлау турында карар кабул ителде.
Гариза бирүченең торак шартларын яхшырту турындагы мәсьәлә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов тарафыннан контрольгә алынды. Берүк вакытта әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил контролендә дә кала.