ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

 Бүген 9 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында  5 мөрәҗәгать керде, шул исәптән берничәсе –  язма.


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

  8 июньдә дәүләт һәм муниципаль идарәсе белгечләрен әзерләү программасы кысаларында  Кырым Республикасы делегациясе  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды. 


5
июнь, 2015 ел
җомга

  Бүген 5 июньдә  Мәскәүдә  Кеше хокуклары буенча Россия вәкилләре Координацион советы утырышы узды. Анда вәкилләр Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте җитәкчесе Геннадий Корниенко  белән очраштылар.

 Язгы чакырылыш чорында  Татарстаннан хәрби хезмәткә баручыларны аларның хезмәт урыннарына – Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәренә 89547 нче частенә озатып куйдылар.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Видеоконференц-элемтә аша аның эшендә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
  3 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы  иҗтимагый оешмасы  Апас муниципаль районы халкы  өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр. 

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

  Агымдагы елның 2 июнендә Питрәч авылында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Питрәч  муниципаль  районы башкарма  комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  катнашында  Татарстан Республикасы Питрәч  муниципаль районы буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау мәсьәләсе буенча  эш киңәшмәсе үткәрелде.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

  Җәйнең беренче көнендә без  балаларны Халыкара яклау көнен – балачак, шатлык, өмет бәйрәмен билгеләп үтәбез.

  Бу бәйрәм безгә  дөньяның барлык балаларына  безнең яклау, саклау һәм мәхәббәт таләп ителүен искә төшерү булып тора. Шуңа күрә без, өлкәннәр,  балалар күп еллар узгач,  кечкенә чактагы тормышларын шатланып  искә алсын өчен  барлык көчебезне куярга тиеш.

 

Татарстан Республикасында

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил                   С.Х.Сабурская.


29
май, 2015 ел
җомга
  Бүген 29 майда  медицина ярдәме сыйфатына кагылышлы “кайнар элемтә” булды. 
  Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты белән берлектә  хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары  өчен чаралар оештыра. 2015 елның язында  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең 5 зона дәресе  –  Әлмәт, Баулы, Алексеевский, Кама Тамагы, Кукмарада узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International