Чаллыга эш сәфәре

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

  2015 елның  16 июнендә Татарстан омбудсманы  Сәрия Сабурская Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов һәм Татарстан Прокуроры урынбасары Сергей Старостин  белән берлектә гражданнарны кабул итте.

  Кабул ителүгә Чаллы шәһәреннән һәм Тукай районыннан 30 кеше язылган иде, алар белән очрашу каланың җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үтте.

Эчке эшләр министрлыгы адресына кергән мөрәҗәгатьләрнең  күбесе җинаять эшләрен тикшерүгә һәм йортлар ишегалларына законсыз машина куюга кагылышлы иде. Шәһәр халкы күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге белән бәйле, гражданнарның тынычлыгын бозу мәсьәләләре турында да җиткерде. Чаллылар шулай ук, җинаять эшләрен тикшерүне, алар фикеренчә,  тиешенчә алып бармаудан да зарландылар.

  Берничә мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил алга таба карау өчен эшкә алды. Шулай ук шәһәрнең җәмәгать туклануы  учреждениеләренең  санитар нормаларны бозу турындагы  мөрәҗәгатьне алга таба Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстандагы бүлеге һәм Чаллы башкарма комитеты белән  бергәләп тикшерү өчен  эшкә алды. Берничә мөрәҗәгать республика прокуратурасы эшенә кагылышлы иде.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  конкрет аңлатмалар бирелде.

 Эш сәфәре барышында Сәрия Сабурская Чаллы шәһәреннән “Халык контроле” системасына килгән белдерүләр буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International