17 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы бүлеге иҗтимагый оешмасы Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы бүлегендә халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Чарага консультацияләр алу максатыннан 40 граждан килде. Килүчеләрне торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, мирасны теркәү, пенсия законнары, суд органнарына мөрәҗәгать итү, торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу мәсьәләләре кызыксындырды