Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына Мирный, Петровский, Кояшлы торак пунктларында яшәүчеләрнең инициатив төркеменнән мөрәҗәгатьләр керде. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча бүген Вәкил Аппаратында Мирный, Петровский, Кояшлы бистәләрендә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүдә булышлык итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмәдә катнашу өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, инициатив төркем чакырылды.