22 июньнән 26 июньгә кадәр башкалада Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында кеше хокуклары буенча III-нче Җәйге лагерь узачак. Ул “Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокукларны халыкара яклау” темасына уза. Чара Берләшкән Милләтләр оешмасының Кеше хокуклары буенча Баш комиссарының Россиядәге вәкиллеге, КФУ һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил булышлыгында оештырылды. Бу юлы мәктәпкә Россиянең 19 шәһәреннән 200 дән артык кеше килде.
Мәктәпнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул халыкара хокук заманча системасының яңача үсешен, БМО институтын, кеше хокуклары буенча Европа судын булдыруны, декларация кабул итүне кеше һәм гражданның аерылгысыз хокукларын һәм ирекләрен икеләтә яклау, дип ассызыклады.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил үз чыгышында җәйге мәктәп укучыларын Татарстан Республикасында кеше һәм граждан ирекләре һәм хокуклары положениесе, Вәкил институты эшчәнлеге, хакимият органнары, иҗтимагый һәм хокук саклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлек турында таныштырды.
Җәйге мәктәпнең төп максаты – кеше хокукларын саклау алымнары, БМО системасының кеше хокукларын яклау буенча оешмалары эшчәнлеге, кеше хокуклары буенча Европа суды эшчәнлеге, халыкара стандартларга ярашлы рәвештә Россиядә кеше хокукларын тәэмин итүдә катнашучыларның белемнәрен киңәйтү.