Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы җирле бүлекләре рәисләре белән семинар

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

  10 июньдә Алабуга шәһәрендә  “Хокукый җәмгыятькә биш адым” проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында  “Россия пенсионерлар берлеге” Бөтенроссия  иҗтимагый  оешмасының Татарстан Республикасындагы  төбәк бүлеге идарәсе “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстан  Республикасындагы җирле бүлекләре рәисләре белән  күчмә семинар үткәрде.

  Кеше һәм граждан  ирекләрен һәм хокукларын саклау  өлкәсендә  хокукый агартуга булышлык итүдә социаль партнерлык роле, Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча 2014-2018 елларга кадәрге Стратегияне тормышка ашыру, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы турында семинарда катнашучыларга  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратының бүлек җитәкчесе Ралия Мөхәммәтханова  сөйләде.

  “Хокукый җәмгыятькә биш адым” проектының максаты – өлкән яшьтәге  гражданнарның  хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International