Казанда 20 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның икътисадны үзгәртеп коруда гражданнар катнашы буенча даими комиссиянең күчмә утырышы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре составындагы Татарстан делегациясе Кырымның Бакчасарай районында булды.
Бүген, 19 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында баш модератор “Халык контроле” системасына “Балалар бакчалары” категориясе буенча “Планлаштырылган” статусы бирелгән белдерүләрне карау буенча киңәшмә үткәрде.
18 ноябрьдә Казан шәһәренең Идел буе һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә үткәрелгән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Бүген, 13 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы, “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты кысаларында эшли торган “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе узды.”Хокукый белемнәр мәктәбе”нең максатчан аудиториясе – актуаль хокукый мәгълүмат алу аеруча мөһим булган өлкән яшьтәге гражданнар.
Казан шәһәренең Совет районы суды конвое һәм хөкем ителгәннәр өчен биналарда тоткарланучыларны һәм кулга алынганнарны тоту шартларының тиешенчә булмавы турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына килгән мәрәҗәгать буенча, бүген, 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Эчке Эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерү үткәрде.
Сәрия Сабурскаяның министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән бергә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итүе дәвам итә. 12 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин белән бергә Чистай районында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы, Россия кебек үк, соңгы елларда мигрантлар саны арту белән очрашты, бу республиканың икътисадый үсеше һәм күп милләтле булуы белән аңлатыла.
10 ноябрьдә “Казан” аэропортында Мисыр белән һава юлын туктату мәсьәләләре буенча республика штабының чираттагы киңәшмәсе булды.
2015 елның 9 ноябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 3 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне” узды. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә оештырды.