Сәрия Сабурская Мисырдан авиапассажирларны кабул итүне оештыру буенча ведомствоара эш төркеме составына кертелде

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

  10 ноябрьдә “Казан” аэропортында   Мисыр белән һава юлын туктату мәсьәләләре буенча республика штабының  чираттагы киңәшмәсе булды.

  Республикада Мисыр Республикасыннан  авиапассажирларны  кабул итүне оештыру  буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә ведомствоара эшче төркем төзелде. Бүген иртәнге биштә “Казан” халыкара аэропортында  чираттагы эш киңәшмәсе булды. Эшче төркем  Хургададан  кайткан туристларны каршы алды, аэропортта эшләү шартларын карады, төрле хезмәтләр докладларын тыңлады.

  Киңәшмәдә катнашучылар  чик контролендә тыныч  вәзгыять булуын, пассажирларны каршылауның яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр. Очрашу барышында туристлардан зарлар булмады.

 (“Татар-информ” агентлыгы материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International